Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Балтач районы Нөнәгәр мәктәбе укучылары газета чыгара һәм радиотапшырулар алып бара

0

Балтач районы Нөнәгәр гомуми белем бирү мәктәбендә «Журналистлар» түгәрәге эшли башлады. Беренче эш итеп сентябрь аенда 8 һәм 10 сыйныф укучылары район газетасы «Хезмәт» редакциясенә кунакка барды. Анда журналист Зөлфия Шакирова журналистика серләре белән бүлеште. Бу хакта район газетасында Зөлфидә Тлякова яза.

Менә шуннан кызыксыну балаларда да кузгалды. Алар үзләрен журналист буларак сынап карыйсылары килде.

Мәктәптә айга бер тапкыр газета чыгарырга һәм радио тапшыруларын алып барырга исәпләделәр. Хыяллары тормышка ашты. Монда җитәкчеләре Рәзинә Нургаяновна аларга терәк булды. Гәҗит тә, радио тапшырулары да гөрләп бара. Анда мәктәп, район, республика яңалыклары белән танышырга мөмкин.

Мәктәп укытучыларының, балаларның туган көннәре әйтеп кителә, күңелле мәзәкләре күңелгә хуш килә. 8 сыйныф балалары радио тапшыруларын алып барганда, мәктәп тып-тын калып, аларны тыңлый. Бик күңелле бик тә ошый. Радио тапшыруы «8нче Дулкын» исеме астында газета булып чыга.

10 сыйныф кызлары «Мәктәп еллары» дип исемләнгән газета чыгара. Аның һәр санын укытучылар, балалар көтеп ала, мәктәп залында күргәзмәдә аларның яңа саны белән һәркем таныша ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Рыбакина и Путинцева узнали свои места в новом рейтинге WTA






Современную технологию укладки железнодорожных путей продолжат применять в столичном метро

В Новой Москве мужчина поссорился с подругой и вытолкнул ее из окна

Специалисты вертолетного завода в Приморье смогут недорого приобрести квартиры

Кепку преступника нашли на месте взрыва в ЖК «Алые паруса» в Москве