Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Мөслимдә Әдәбият һәм сәнгать көннәре башланды

0

Бүген Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Мөслим районының Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә катнаша. Чаралар циклы хакимияттә җитәкчеләр белән очрашудан һәм программа белән танышудан башланды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Республика әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, райондашларны һәм яшь буынны алар белән якыннан таныштыру безнең районның матур традициясенә әйләнеп китте. Без үзебезнең якташ язучыларның юбилейларын һәм истәлекле даталарын бергәләп үткәрергә тырышабыз. Безнең чакыруны кабул итеп килгәнегез өчен рәхмәт!» — дип сәламләде әдипләрне Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.

Ә​​​​​​дәби десант Мөслимдә 2 көн булачак. Язучылар биредә мәдәният һәм мәгариф оешмалары белән таныша.

«Без күтәренке күңел белән килдек Мөслимгә. Чөнки Мөслим — республикада аерым бер урын тота. Халкының бердәмлеге белән дә, сәнгатькә, әдәбияткә мәхәббәте белән дә. Бу очрашулар безнең традицион, 20 еллап дәвам итә. Шуңа күрә дә, бик эчтәлекле, җылы программа көтәдер безне», — диде ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Хәзер кунаклар район мәдәният йортында урнашкан «Мөслимлеләр әдәбиятта һәм сәнгатьтә» музеена бара.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Российские теннисистки Андреева и Шнайдер вышли в полуфинал чемпионата Австралии






«Приумножать достижения»: как прошел визит Путина в МГУ

Татьянин день: народные приметы на 25 января

Надрез на любовь. Москвички меняют судьбу операциями на ладони

Минстрой изменит порядок оплаты отопления