Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

ТР Рәисе Сычуань провинциясе Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре белән очрашты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сычуань провинциясенең Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Сяохуэй белән очрашты. Яклар Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларындагы хезмәттәшлек һәм башка кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен, республиканың аларны ныгытуга үз өлешен кертүен искәртте. Әйтик, октябрь аенда Казанда БРИКС саммиты узды, анда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин да катнашты.

«Саммит һәм анда ирешелгән килешүләр күп полярлылык юнәлешендә һәм тагын да гаделрәк дөнья төзелеше булдыруда мөһим адым булыр, шулай ук Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең алгарышлы үсешенә ярдәм итәр дип өметләнәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Пекинда – Татарстанның Сәүдә-икътисади вәкиллеге, ә Казанда Кытайның Генераль консуллыгы эшли. Товар әйләнеше күрсәткечләре ел саен үсә. 2023 елда гына да аның күләмнәре ике тапкыр артып, 3 миллиард долларга җиткән. «Татарстанга җәлеп ителгән Кытай инвестицияләренең күләмендә дә шундый ук уңай динамика күзәтелә. Узган ел нәтиҗәләре буенча алар 20 миллион доллардан артып китте», - дип өстәде ТР җитәкчесе.

Ул Сычуань провинциясе белән хезмәттәшлек итүгә дә тукталды. Республиканы аның белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Хөкүмәтара килешү бәйли.

Ван Сяохуэй Татарстан Рәисенең икътисади элемтәләрне ныгытудагы ролен билгеләп үтте һәм аның аерым игътибарга лаек булуын искәртте. Ул Рөстәм Миңнехановка авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате, фәнни-технологик һәм гуманитар өлкәләрдәге хезмәттәшлекне тирәнәйтергә тәкъдим итте.

«Сезнең белән очрашуыма бик шатмын. Узган айда Казанда БРИКС саммиты булды, анда безнең Рәис Си Цзиньпин да катнашты. Сезнең аны аэропортта шәхсән каршы алуыгызны күзәтеп тордык», - диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анна Блинкова вышла во второй круг турнира WTA-250 в Клуж-Напоке, обыграв Соррибес-Тормо






Элиты в соцсетях – репетиция с легендой балета, «Продэкспо» и подбитый Porsche

Никого не удивила новость об увольнении Борисова с поста главы «Роскосмоса»: почему с этим так долго тянули?

Великолепный ген. Эксперты раскрыли секрет магнетизма турецких актеров

Воробьев в День науки поблагодарил подмосковных ученых за их важный труд