Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

«Алтын билбау» премиясен тапшыру тантанасы 23 ноябрьдә була

0

23 ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасының көрәш сәнгате өлкәсендәге «Алтын билбау» милли премиясен җиденче тапкыр тапшыру тантанасы була. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «ТАТФАЙТ» халыкара профессиональ көрәш лигасы генераль директоры, Россия Көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан атказанган тренеры Александр Даренков хәбәр итте.

«Алтын билбау» премиясен тапшыру тантанасына без төрле номинацияләрдә иң яхшы спортчыларны хөрмәтләү өчен җыелачакбыз. Һәр төрнең үз ярышлары һәм чемпионатлары бар, әмма без ким дигәндә зур халыкара турнирда җиңгән яки Россия чемпионы булган спортчылар арасыннан сайлыйбыз», - дип билгеләде ул.

Бүләкләү тантанасы 23 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты концертлар залында уза. Танылган спортчы, каскадер Александр Иншаков мактаулы кунак була, дип өстәде Даренков.

Тантанада иң яхшы ир-егет спортчы, хатын-кыз спортчы, көрәшче, тренер һәм спорт федерациясе җитәкчесен бүләкләячәкләр. Шулай ук яңа номинация – спорт өлкәсендәге казанышлар өчен бүләк булачак, дип аңлатты «БАРС ПРОФИ» Татарстан профессиональ көрәш клубы нигез салучысы һәм баш тренеры, Россия Көрәш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы филиалы югары советы әгъзасы Рөстәм Зиннәтуллин.

«Быел бүләкләү тантанасын шоу элементлары белән ясарга тырыштык. Федерацияләрнең күрсәтмә чыгышлары була. Биредә ушу, кекусинкай, Филиппин көрәш сәнгате арнис, капоэйра һәм башкалар күрсәтелә», – дип ассызыклады ул.

Тамашачыларны шулай ук иҗади номерлар көтә. Яшь спортчыларга патриотик тәрбия бирүгә басым ясалачак, дип йомгаклады Зиннәтуллин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

«Деньги, девочки, казино». Новак Джокович процитировал Даниила Медведева на AO-2025






В Москве провели более 3,2 млн исследований качества воды

Праздник День Ледовара отмечают в России 16 января 2025 года

Оправдываете измены мужа? Психологи называют это самогазлайтингом — что делать, если угодили в такую ловушку

Роснефть спроектировала роботизированный комплекс для обслуживания электропогружных установок