Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда эшмәкәр һәм танылган футбол җанатары Яшәр Моратов вафат

0

Татарстанда эшмәкәр һәм «Рубин» клубының 60 елдан артык стажлы җанатары Яшәр Габдулла улы Моратов вафат булды. 23 ноябрьдә аңа 87 яшь тулырга тиеш иде. Яшәр Габдулла улы «Рубин» футбол клубына чиксез мәхәббәте белән билгеле. Ул Казанда гына түгел, ә читтә узучы матчларга да даими рәвештә йөрде, дип хәбәр итте «Рубин» футбол клубы матбугат хезмәте.

Яшәр Габдулла улы Моратов 1937 елның 23 ноябрендә Семипалатинск шәһәрендә туган. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы нефть химиясе сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен мактау грамоталары һәм «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен», «Хезмәт ветераны», «СССР Кораллы көчләренә 60 ел», «Казанның 1000 еллыгына», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Яшәр Моратов бөтен гомерен диярлек нефть химиясе өлкәсенә багышлый. Ул инженер һәм Кирово-Чепецк химия заводының контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика бюросы башлыгы булып хезмәт итә. 1970 елларда Казанда СССР Фәннәр академиясенең Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директоры урынбасары итеп билгеләнә. «НИИнефтепромхим» генераль директоры урынбасары булып эшли, ә аннары «Интерпромхим» фәнни-җитештерү фирмасы һәм «Союзнефтепромхим» фәнни-җитештерү берләшмәсен җитәкли.

Мәрхүм белән хушлашу 21 ноябрьдә 8:00 сәгатьтән 9:00 сәгатькә кадәр Казанның Дуслык урамындагы 5 йортта була.

«Татар-информ» редакциясе Яшәр Моратовның туганнары һәм якыннарына, шул исәптән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Моратов Марат Яшәр улына, әтисе вафат булу сәбәпле тирән кайгы уртаклашу белдерә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Александрова обыграла Мартич и пробилась в полуфинал турнира в Линце






"У меня тяжелая работа. Не то что на заводе. Или в "Пятерочке" прохлаждаться"

Игра в карты в купе фирменного поезда «Байкал», 1974 год

РБК: с 2026 года физика станет обязательной при поступлении в инженерные вузы

Mash: в Москве владелец наркошопа выпал из окна 17-го этажа