Миңнеханов Сычуань провинциясенең Тугандаш шәһәрләр үзәгендә Татарстан павильонында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сычуань провинциясенең Тугандаш шәһәрләр үзәгендә Татарстан павильонында булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Тугандаш шәһәрләр тәкъдим ителгән экспозиция даими рәвештә эшли. Анда Татарстанга багышланган киңлек тә керә. Бирегә килүчеләр төбәкнең мәдәниятен һәм аның сәнәгать потенциалын чагылдырган экспонатлар белән таныша ала.