Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Казанда импорт алыштырылганнан соң җыелган Ту-214 самолеты беренче очыш башкарды

0

«Туполев» АҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиазаводы аэродромында Россиядә җитештерелгән яңа комплектлаучы детальләр белән җыелган Ту-214 самолеты сынау очышлары башланды.

«Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ хәбәр итүенчә, бүген самолет импортны алыштырганнан соң беренче тапкыр очыш башкарды. Очыш 1 сәгать 10 минут дәвам итте. Һава судносы белән «Туполев» АҖ экипажы идарә итте.

Очыш барышында самолет системаларының узеллары һәм состав өлешләрен һәм борт җиһазларын тикшерделәр. Экипаж мәгълүматларына караганда, очыш штат режимында узган, системалар һәм җиһазлар кимчелекләрсез эшләгән.

«Әлеге машина базасында сынау очышлары үткәрүне, Ту-214 платформасын алга таба модернизацияләү һәм үстерүне, шул исәптән ике кешелек кабина ясауны дәвам итәчәкбез», – дип ассызыклады Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары, «Туполев» АҖ идарәче директоры Константин Тимофеев.

Исегезгә төшерик, борт номеры 64509 булган Ту-214 самолетын 2007 елдан «Трансаэро» авиакомпаниясе эксплуатацияләде. 2015 елда аппарат очмый башлады һәм күпмедер вакыт саклауда булды. 2024 елның июнендә очу өчен яраклы итеп торгызганнан соң самолет яңадан оча башлады. Июльдә очкычны Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе фирма стиленә яраклаштырып яңа ливреягә буяу өчен 407 номерлы Минск гражданлык авиация заводына җибәрделәр. Буяганнан соң самолет алга таба җиһазландыру өчен Казан авиация заводына кайтарылды.

«Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ фотосы һәм видеосы




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Тренер Абашкин заявил, что Соболенко удивила поражением в финале АО-2025






Новый Renault Sandero 3-летней давности уже доступен к приобретению

В Подмосковье 20-летняя девушка погибает от анорексии: заболела из-за любимого парня

Шакая — об избирательных участках для граждан Абхазии в России: надо расширять

Девушка из Сочи обвинила экс-супруга в изнасиловании в 2017 году