Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Рушан Әббәсов гаилә кыйммәтләренә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты

0

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, фәлсәфә фәннәре кандидаты, мөфти Рушан Әббәсов «Россиянең традицион диннәрендә гаилә кыйммәтләре» дип аталган түгәрәк өстәлдә катнашты. Чара «Традицион кыйммәтләр парадигмасында тәрбия теориясе һәм практикасы» Бөтенроссия конференциясе кысаларында узды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рушан хәзрәт «Гаилә институтына глобализациянең йогынтысы: ислам принциплары яктылыгында сынаулар һәм җаваплар» дигән доклад белән чыгыш ясады. Ул гаилә институтына ярдәм күрсәтүдә һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда дәүләтнең мөһим роленә басым ясады.

Рушан Әббәсов үз докладында, РФ Президентының 2022 елның 9 ноябрендәге «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча Дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы 809нчы Указын гамәлгә ашыруны да кертеп, илнең әлеге юнәлештәге стратегик адымнарын билгеләп үтте.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, Россия гаиләне яклауга юнәлдерелгән халыкара инициативаларда әйдәп баручы позицияләрне били һәм, гореф-гадәтләрне, рухи мирасны саклауда уңышлы тәҗрибә күрсәтеп, башка илләр өчен үрнәк булып тора.

Рушан Әббәсов үз чыгышы вакытында шулай ук төрле дин һәм мәдәният вәкилләре арасындагы диалогның мөһимлеген билгеләп үтте, ислам дөньясы һәм Россиянең олыларны хөрмәт итү, өлкәннәрне кайгырту, никах мөнәсәбәтләренең чисталыгын саклау һәм балаларны традицияләргә карата хөрмәт рухында тәрбияләү кебек гомуми кыйммәтләрне бүлешүен искәртте.

Чыгышының ахырында мөфти рухи кыйммәтләрне саклау эшендә традицион диннәр һәм дөньяви институтлар арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүнең мөһимлеген әйтте.

  • Чараны Россия мәгариф академиясе оештырды. Россия мәгариф академиясенең Рухи-әхлакый тәрбия һәм теология үзәге җитәкчесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент Вероника Кравчук түгәрәк өстәлнең модераторы буларак чыгыш ясады.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Теннисист Даниил Медведев проиграл 121-й ракетке мира во втором круге Australian Open






Стало известно расписание автобусов в Крещенскую ночь к купелям в Домодедово

В ветклинике Улан-Удэ побывал карликовый еж

Источник 360.ru: потолок обвалился в одной из квартир дома на востоке Москвы

"Мигранты избивали его вдвоем и собрались добивать арматурой": Водитель расстрелял двух нападавших в Москве. Стешин не скрыл возмущения