Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда сыер итенә бәяләр артуны мөгезле эре терлекләр саны кимү белән аңлаттылар

0

Россиядә һәм Татарстанда да сыер итенә бәяләрнең кискен артуы күзәтелә. Килеп туган вазгыять һәм сәбәпләр турында «Татарстан» ДТРК хәбәр итә.

Казанның ерак районнарындагы кибетләрдә бер килограмм сыер итенең сөякле өлешенең бәясе 400 сумнан башлана, ә бер килограмм сөяксез ит якынча 900 сумга төшәчәк. Әмма базарда «бәяләр арзанрак: бер килограмм сыер итен 600 сумга да табарга мөмкин».

Шул ук вакытта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, соңгы атнада республикада сыер итенә бәяләрнең бераз кимүе күзәтелә: бер килограммы якынча 550 сумга кадәр төшкән. Ведомствода акчаны янга калдырырга теләүчеләргә авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барырга киңәш иттеләр.

Җитештерүчеләр бәяләр үсешен илдә мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимү белән бәйле, дип саный. «Кызганыч, Россиядә терлекләрнең баш саны кими <...>. Бүген Россия импортка бәйле, һәм безгә ел саен 280 мең тонна сыер ите китерергә кирәк», – дип аңлатты Сыер ите җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге генераль директоры Роман Костюк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Калинская вышла в третий круг турнира WTA в Майами






Ученые: Климатические «петли смерти» могут начаться на Земле уже через 15 лет

В России наблюдается снижение случаев ОРВИ и грипа

Два лесных пожара ликвидировали в Балашихе

Похищенные из французского музея старинные монеты нашлись в России