Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Баулы мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасындагылар өчен кирәк-яраклар әзерли

0

Баулы районының Кызыл Яр авылындагы «Җәмигъ» мәчетендә имам-хатыйб Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов башлангычы белән махсус хәрби операция зонасындагылар өчен кирәк-яраклар әзерлиләр. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге акциядә Сирина абыстай Вәлиева актив катнаша. Аның җитәкчелегендә хатын-кызлар ир-ат курткалары туплый һәм җылы ыштаннар тегә, оекбашлар бәйли, урын-җир кирәк-яраклары (пледлар) һәм тушенка, куертылган сөт, токмач, сохари әзерли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өй токмачын кисүдә мәктәп балалары да катнашкан.

«Салкыннар башлангач, халык хәрбиләрнең ихтыяҗларына тагын да игътибарлырак була башлады. Яклаучыларыбызны кайгыртып, җылы киемнәр китерде», – диде оештыручылар.

Мәчет активистлары бу эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Кызыл Яр мәчетендә шулай ук махсус хәрби операция барышында якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу да оештырылды: анда Коръән аятьләре укыдылар һәм дога кылдылар, диелгән хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Организаторы турнира WTA извинились за ошибку с национальностью Касаткиной






«Я не бандит»: телеведущая Довлатова рассказала о взрыве в ЖК «Алые Паруса»

Специалисты приступили к резке надстройки кормовой части танкера Волгонефть-239

Основатель батальона "АрБат" Саркисян пострадал при взрыве в ЖК "Алые Паруса"

Опубликовано видео с места взрыва в ЖК «Алые паруса» в столице