Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда 85 яшьлек пенсионер 1 миллионга якын акчасын мошенникларга биргән

0

Татарстанда 85 яшьлек пенсионер бер миллионга якын акчасын мошенниклар кулына тапшырган. Аферистлар классик ысул кулланган – «сезнең акчаларга куркыныч яный, аларны куркынычсыз счетка күчерегез». Бу турыда «Татар-информ» яза.

Бу юлы җинаятьчеләр пенсионерга барлык сумманы «тере акча» итеп алып килергә һәм ышанычлы затка тапшырырга кушкан. Шулай эшләгән очракта акчаларны коткарырга вәгъдә иткән.

Соңыннан алар акчаларны хуҗасына кайтарачакбыз, дип ышандырган. Кодлы сүз уйлап табарга һәм акчаны тапшырганда аны ышанычлы затка әйтергән кирәк була.

Ир-ат счетларыннан 750 мең сум алган, акчаны сумкага тутырган һәм әйтелгән урынга очрашуга килгән. Аның янына хатын-кыз килгән һәм парольне атаган. Аны ишеткәч, ир-ат акчаларын тапшырган һәм өенә кайткан.

Вакыт узгач пенсионерның балалары бу хәл турында белгән. Алар әтисенә мошенниклар корбаны булуы турында әйткән һәм аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә булышкан.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта мошенникларны эзлиләр. Алар Самара өлкәсе һәм Краснодар краенда теркәлгән телефоннардан шалтыратканы билгеле.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Джокович обойдёт Медведева в рейтинге ATP после выхода в полуфинал Australian Open






Ньямси: «Возможно, в России изначально люди более закрытые, чем во Франции, но когда вы знакомитесь ближе…»

Россия и Узбекистан подпишут договор о сотрудничестве в военной области

Самединова рассказала о плюсах центра отбора контрактников в Балашихе

Онлайн-курсы русского языка запустят в Узбекистане