Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Фәрит Мөхәммәтшин: БРИКС саммитыннан соң Татарстанның абруе халыкара дәрәҗәдә күтәрелде

0

Казанда БРИКС саммитын уздырганнан соң Татарстанның абруе халыкара дәрәҗәдә күтәрелде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты президиумы утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«22-24 октябрьдә Казанда БРИКСның 16нчы саммитын уңышлы уздырдык. Без Россия Президенты Владимир Путинга республикага мондый ышанычы өчен рәхмәт белдердек, уңай җавап алдык. Иң мөһиме, Татарстан халыкара дәрәҗәдә популярлаша һәм таныла бара», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, БРИКС саммитына Татарстан башкаласына 36 илдән делегация килгән. «Минем яныма саммитта булган кешеләр килде: «Рәхмәт, БРИКС бик оешкан төстә узды», – диделәр», – дип белдерде ул.

Парламент җитәкчесе саммит уздыру чорында Татарстан Дәүләт Советы мәйданчыгында «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе оештырылуын искәртте. Анда республикада эшли торган 60 компания үз продукциясен тәкъдим итте. «Күргәзмәдә 2 меңнән артык кеше булды һәм бик югары бәя бирде», - дип йомгаклады ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роттердам (ATP). 2-й круг. Медведев встретится с Беллуччи, Хуркач – с Лехечкой






Движение на МКАД встало из-за массовой аварии на 37-м километре

Москвичи смогут передать подарки участникам СВО к 23 февраля

Минобороны РФ подало иск к РЖД на 5,5 миллиона рублей в московский суд.

Этот день в Русской истории