Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Пермь краеның Әвәте авылында Каз өмәсе була

0

23 ноябрьдә Пермь краеның Лысьва округы Әвәте авылында Каз өмәсе була. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Пермь татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәрендә әйтелә.

Әлеге бәйрәм «59 төбәкнең 59 фестивале» край проектына керә. Ул 2024 елда проект календарен тәмамлый торган чараларның берсе.

Бәйрәмдә каз асраучыларны бүләкләү тантанасы һәм гаилә эстафетасы була, «каз почтасы» ачыла һәм күмәк келәм ясала, «Үрдәкләр һәм ике каз оча» җыр марафоны оештырыла һәм «каз боткасы» пешерелә.

«Барыгызны да Каз өмәсендә көтеп калабыз. Җыр марафонына гаризалар шәхси хәбәрләрдә, программада күрсәтелгән телефон буенча кабул ителә. Гаилә эстафетасына гаиләләр (әти, әни, 6-12 яшьлек балалар) чакырыла, килгәч теркәлү узарга кирәк. Дусларыбыз һәм партнерларыбызның эше дә оештырыла: «Искра» газетасы басмага язылырга тәкъдим итә, «Неленивая Лысьва» клубы аукцион үткәрә», - дип искәртә бәйрәмне оештыручылар.

Каз өмәсе «59 төбәкнең 59 фестивале» край проектына керә һәм Пермь крае Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA официально огорчила Рыбакину и Путинцеву






Женская сборная России по футболу проведет товарищеские матчи в феврале

Снежный дар. Агроном рассказал, как талая вода становится золотом для полей

Участок площадью более 3 тыс. кв. м на западе Москвы освободили от самостроя

СК завёл дело о покушении на убийство и незаконном обороте оружия после взрыва в московском ЖК