Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 97 процентка үтәлгән

0

Ел башыннан Татарстанда 3,65 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Аны гамәлгә кертү планы 97 процентка үтәлгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин белдерде.

Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, киңәшмәне барлык районнар белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән.

Марат Айзатуллин коммерцияле торак төзү планының 51 процентка төгәлләнүен искәртте. Гомуми мәйданы 747 мең квадрат метр булган 126 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы 83 процентка үтәлгән, 56 йортның 30ы файдалануга тапшырылган.

Моннан тыш, гомуми мәйданы 2,183 миллион квадрат метрлы 16175 шәхси торак йорт төзелгән.

Министр искәрткәнчә, Татарстанда аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү буенча 4 программа гамәлгә ашырыла. Әйтик, ятим балалар арасында программада катнашучылар өчен барлык биналар да контрактка кертелгән. 39 объектка республиканың милек хокукы рәсмиләштерелгән, 239 объектка ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды ия, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшыру алып барыла. Калган 7 бина кадастр исәбен уза.

Программада катнашучы 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр барлык 28 сертификатны да файдаланган. Алар сатып алган торакның гомуми мәйданы 2,642 мең квадрат метр тәшкил иткән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев и Джокович опустились в рейтинге ATP






Пользователи пожаловались на сбои в работе Telegram

Экономист Балынин: такси в России подорожает на 7-19% в 2025 году

12 февраля в Москве ожидается облачная погода с прояснениями, преимущественно без осадков

Спустя год с пропажи Анны Цомартовой родители продолжают верить, что она вернется: “Мы делаем всё, что в наших силах”