Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда кыяр, помидор һәм сыер ите кыйммәтләнгән

0

11-18 ноябрь көннәрендә Татарстанда кыяр һәм помидор бик кыйммәтләнде, шулай ук сыер итенең дә бәясе артты. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Аерым алганда, республикада кыяр 14,88 процентка кыйммәтләнгән, 1 килограммы 121,14 сумнан 139,21 сумга кадәр җиткән, ә помидор 9,51 процентка арткан, ягъни килограммы 152,86 сумнан 166,16 сум булган.

Сыер ите 1,02 процентка арткан, ягъни 1 килограммы 549,83 сумнан 555,42 сумга, ә сарык ите 1,25 процентка кыйммәтләнгән, 1 килограммы 767,35 сумнан 775,79 сумга кадәр җиткән. Дуңгыз ите, сосиска һәм сарделька, ярым ысланган һәм пешкән колбаса 1 проценттан да кимрәккә кыйммәтләнгән.

Туңдырылган балык бәясе 2,43 процентка арткан, 1 килограммы 269,89 сумнан 276,65 сумга кадәр җиткән. Тавык ите (тавык ботыннан тыш) һәм тавык йомыркасы, киресенчә, 1 проценттан да кимрәккә арткан.

Моңа кадәр бер атна элек арзанайган атланмай 2,26 процентка кыйммәтләнгән, 1 килограммы 948,02 сумнан 967,84 сумга кадәр арткан.

Майлылыгы 2,5–3,2 процентлы пастеризацияләнгән сөт 3,26 процентка арткан, 1 литры 74,99 дан 77,48 сумга кадәр, ә шундый ук, әмма стерильләштерелгән сөт 0,69 процентка арзанайган, 1 литры 94,74 тән 94,09 сумга кадәр төшкән.

Каймак бәясе 2,79 процентка арткан, 1 килограммы өчен 244,33 сумнан 251,60 сум булган. Сырлар һәм эремчек үз чиратында 1 проценттан да кимрәккә арткан.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Обидчица Елены Рыбакиной повторила достижение Марии Шараповой






Овчинский рассказал, как центры информирования помогают участникам программы реновации

Задолженность Google по решениям российских судей превысила 21,5 млрд рублей

Мажорка в зоне СВО: на СТС покажут самый громкий сериал начала года

Депутат Чернышов предложил создать департамент по борьбе с одиночеством