Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Миңнеханов: Әниләр көнендә күп балалы һәм хәрбиләрнең гаиләләренә аеруча игътибар кирәк

0

24 ноябрьдә Россиядә Әниләр көне — гаилә учагын һәм традицион кыйммәтләрне саклаучылар бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарына, күп балалы гаиләләргә һәм ятим балаларга аерым игътибар бирү мөһим, дип мөрәҗәгать итте ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына.

«Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарына, күп балалы аналарга, шулай ук ятим балаларга аерым игътибар бирергә кирәк», - дип белдерде Татарстан җитәкчесе ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Ул шулай ук барлык татарстанлыларга да мөрәҗәгать итте, аларны әниләренә вакыт табарга, аларга рәхмәтләрен белдерергә өндәде.

Моннан тыш, 29 ноябрьдә республикада «республиканың дәүләтчелеген, күпмилләтле халыкның үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра торган» рәсми символ - Татарстан Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

Татарстан Рәисе республикада бәйрәмгә багышланган чаралар оештырырга кушты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Сенсация прогремела на топовом турнире с участием Елены Рыбакиной






В Москве в фуре иностранца нашли 140 кг гашиша

iPhone 16E уже доступен для предзаказа в России — названы цены

Евросоюз и Европарламент достигли соглашения о поддержке реформ в Молдове.

Бизнес-центр построят в Обручевском районе