Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

«Ак Барс» хоккейчылары көндәш команда капкасына 5 алка кертте, тик җиңелде

0

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Северсталь» командасына оттырды. Уен Череповец шәһәрендә узды.

Әлеге матчта «Ак Барс»ның ике төп капкачысы катнашмада, узган уенда Тимур Билалов җәрәхәтләнгән иде, «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, Әмир Мифтахов та авырый. Бүген капканы Югары хоккей лигасының «Барс» командасы уенчылары Глеб Носов һәм Максим Арефьев саклады.

Беренче период башында ук «Северсталь» уенчысы кагыйдә бозды һәм команда ике минутка азчылыкта уйнарга калды. «Ак Барс» күпчелектә уйнавыннан уңышлы файдалана алды, Николас Петан исәпне ачты (0:1). Бишенче минутта Кирилл Пилипенко исәпне тигезләде (1:1).

Период уртасында «Ак Барс» капкасына икенче алка кергән иде, тик хөкемдарлар, ул Николай Буренов тимераягына тиеп кергән дип, голны исәпләмәде. Унбишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Кошелев команданы яңадан алга чыгарды (1:2). Унтугызынчы минутта Кирилл Семёнов «Северсталь» капкасына өченче алканы кертте (1:3).

Икенче периодта «Северсталь» капкачысын алмаштырды: бозга Константин Шостак урынына Александр Самойлов чыкты. Әлеге периодта өч гол керде һәм барысы да «Ак Барс» капкасына. Гол авторлары – Никита Коростелев, команда капитаны Адам Лишка һәм Кирилл Пилипенко (4:3). Алка капкага дүрт тапкыр кергән иде, тик берсен хөкемдарлар исәпкә алмады, видеокабатлаудан голга китергән пас кул белән бирелгәне ачыкланды.

Өченче период башында бер минут аралыгында өч гол керде. Башта «Северсталь» һөҗүмчесе Егор Степанов гол кертте, аннары «Ак Барс» уенчысы Илья Сафонов һәм «Ак Барс» капкасына алтынчы алканы Всеволод Никитин кертте (6:4). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капкасын сакларга Глеб Носов урынына Максим Арефьев чыкты.

Унбишенче минутта «Ак Барс» капитаны Дмитрий Яшкин командасының артка калышуын киметә алды (6:5). Унҗиденче минутта, «Ак Барс», капкасын буш калдырып, мәйданга алтынчы уенчысын чыгарган вакытта, «Северсталь» җиденче голны кертте (7:5).

Командалар составы:

«Северсталь»

  • Шостак (Самойлов);
  • Ильин – Аймурзин – Пилипенко, Барберио – Грудинин;
  • Коростелёв – Абросимов – Лишка, Буренов – Давыдов;
  • Степанов – Иванцов – Муханов, Дыбленко – Калдис;
  • Думбадзе – Подшивалов – Никитин (Пьянов), Чуркин.

«Ак Барс»

  • Носов (Арефьев);
  • Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Петан – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
  • Коршков – Комков – Кошелев, Юдин – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов), Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Мәскәүдә узачак. ЦСКА – «Ак Барс» матчы 25 ноябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Потапова стремится в топ-20 мирового рейтинга WTA в 2024 году






Появилась новая версия смерти эск-мужа Седоковой Яниса Тиммы

Глава МИД Ирана: Договор о всеобъемлющем стратегическом партнерстве Москвы и

Названы самые высокооплачиваемые профессии в России

Тихая оккупация России переходит в новую фазу: Против русских начинают этноцид