Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Ләйлә Фазлыева: Ана – мәңгелек кыйммәтләр, зирәклек һәм рухи юмартлык символы

0

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республиканың барлык аналарын Әниләр көне белән котлады.

«Кадерле әниләр! Сезне чын йөрәктән Әниләр көне белән тәбрик итәм!» - дип искәртте ул.

«Әни – иң якын һәм кадерле кеше. Ул безне яхшылыкка өйрәтә, кайгыртучанлык һәм җылылык бүләк итә», - диде ТР вице-премьеры.

«Ана мәхәббәте безне рухландыра, тормыш юлында иң катлаулы киртәләрне җиңәргә ярдәм итә», - дип искәртте Фазлыева.

«Ана - мәңгелек кыйммәтләр, зирәклек һәм рухи юмартлык символы. Ана – гаилә учагын саклаучы, гаилә традицияләре таянычы, ышанычлы терәк һәм тыл», - дип өстәде ул.

«Бәйрәм көнендә уллары бөек илебезнең тыныч киләчәге, бөтенлеге, иминлеге өчен көрәшүче барлык аналарга аерым рәхмәт белдерәм. Алдыгызда түбәнчелек белән баш иям!» - диде Ләйлә Фазлыева.

«Кадерле әниләр, сезгә өзлексез хезмәтегез, йомшак кулларыгыз һәм олы йөрәкле булуыгыз өчен рәхмәт! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, иминлек, мәхәббәт һәм шатлык-куанычлар телим!» - дип сүзен төгәлләде ТР Премьер-министры урынбасары.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Хавбек "Пари НН" Калинский: Синнер - адекватный парень, одобряю выбор сестры






"Люблю и горжусь": Секреты семейного счастья Григория Гладкова

Клуб Галицкого продаст капитана за границу, ЦСКА подпишет первого новичка. Трансферы и слухи дня

Хоккейный СКА в овертайме добыл победу над московским «Динамо» в КХЛ

Девять детей отравились в отеле на юго-востоке Москвы