Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Талия Миңнуллина: Казанда ел ахырына кадәр Кытайга виза бирә башлаячаклар

0

Татарстанда 2024 ел ахырына кадәр Кытай Халык Республикасы Генераль консуллыгы каршында яңа консуллык бүлеге ачыла, ул Кытайга визалар бирә башлаячак. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина II «РОСТКИ: Россия һәм Китай – ике якка да файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында шулай дип белдерде.

«Тиздән Казанда Кытай Халык Республикасы Генераль консуллыгы каршында Идел буе федераль округына юнәлдерелгән бүлек ачылырга тиеш. Әлеге институциональ мохитне без ел ахырына кадәр ачарга ниятлибез. Ул хәзерге вакытта төзелү стадиясендә», - диде Миңнуллина.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе консуллык бүлеге ачылу туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен уңай нәтиҗә бирәчәгенә ышаныч белдерде. Ул шулай ук Казанга Кытай туристлары саны артуын исәпкә алып инфраструктура проектлары кирәклеген искәртте.

«Безгә экскурсоводлар әзерләргә кирәк, туристлар белән алмашу булырга тиеш. Ресторан кебек инфраструктура проектларының барлыкка килүе зарур», - диде Миңнуллина.

Шуңа бәйле рәвештә, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе форум кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның туристлык өлкәсендә Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек итү турында килешү имзаларга йөкләмә бирүен әйтте.

Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо элегрәк хәбәр иткәнчә, 2025 ел башында Татарстан башкаласында Кытайга визалар бирә башларга ниятлиләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Теннисист Медведев: надеюсь, теперь каждый может договориться с WADA, как Синнер






Черкизовский мост в Коломне закрыли для автотранспорта

МИД РФ: Лавров призвал укрепить фундамент российско-сербских отношений

Встреча со звездой на ледовых гонках

Московский инвестор отказался от покупки перевозчика мусора из Бердска