Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Спас мөхтәсибәте хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә акча җыйган

0

Спас мөхтәсибәте «Зәкәт» хәйрия фонды игълан иткән хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү өчен акча җыюда актив катнашты. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында Гөлчәчәк Измайлова яза.

Спас районы, аерым алганда, Тукай авылы һәм Татар Такталы халкы, кыска вакыт эчендә 50 мең сумнан артык акча җыеп, хәрбиләргә теләктәшлек күрсәтте.

«Тукай авылы халкына зур рәхмәт әйтәсе килә, анда кайберәүләр шактый зур суммалар алып килде. Татар Тахталысы халкы да тырышты», – дип билгеләп үтте Болгар шәһәре һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр.

Җыелган акча хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәк-яраклар сатып алу өчен «Зәкәт» фондына җибәрелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән гуманитар ярдәм даими рәвештә махсус операция зонасына җибәрелә, ә йөкне озатуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

2022 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан хәрби операция башланганнан соң игълан ителгән Татарстан хәрбиләренә гуманитар ярдәм җыю хәзер дә дәвам итә. Теләгән һәркем акчалата өлеш кертә ала. Акчаны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды җыя.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Россиянка Калинская снялась с турнира WTA в Мексике






Медведев встретился с секретарём ЦК Трудовой партии Кореи Ли Хи Ёном

Собянин утвердил программу развития образования на 2025 год

Путин сообщил об увеличении РФ квоты на получение военного образования бисайцами

Вспышка заболеваемости в Москве и регионах: стоит ли говорить о новом вирусе