Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстаннан күп балалы ана «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләнде

0

Яшел Үзән шәһәреннән Инна Безгодова «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләнде. Ире белән бергә ул тугыз бала тәрбияли, шуларның өчесе – тәрбиягә алынган. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.

Инна Безгодова беренче баланы ире белән очрашканчы ук уллыкка алган. Малайның тарихы аның күңелен кузгаткан – табибларның фаразларына да карамастан, ул гаиләдә аягына баса алган. Хәзерге вакытта ул институтта укый һәм тулы тормыш белән яши.

Ир белән хатынның ике кызы шактый зур уңышка ирешкән: Мария Мәскәүдә клиник психолог булып эшли, ә Аполлинария скрипкада уйный, дәрәҗәле музыка училищесында белем ала.

Әти-әниләре дә иҗат белән шөгыльләнә: әниләре музыка яза, ә әтиләре – Россия Язучылар берлеге әгъзасы, ул шигырьләр иҗат итә.

Безгодовлар шулай ук биш онык тәрбияли. Аларның дүртесе – олы кызлары Ксениянең балалары.

«Минем өчен әни – үрнәк. Балаларым күп булса да, аңа җитәргә ерак әле», - дип уртаклашты ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев проиграл Беллуччи во втором круге турнира в Роттердаме






В доме 1971 года постройки в центре Москвы заменили все лифтовое оборудование

«Летают, как хотят». Пилот Романов объяснил частые катастрофы малой авиации

В Подольске вручили медаль участнику Великой Отечественной войны

Убил двух школьниц по молодости. 58-летний преступник сел спустя 34 года