Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстандагы дүрт мәктәпнең ата-аналар комитетлары илкүләм бәйгедә җиңде

0

Татарстан мәктәп ата-аналар комитетлары ата-аналар бергәлеге инициативалары конкурсында җиңгән өчен премияләр алачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Е.М. Примаков исемендәге гимназиядә Бөтенроссия ата-аналар комитетының икенче утырышы булды. Анда ата-аналар бергәлеге инициативалары конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүче проектлар аталды, шулай ук комитет эшенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.

Үз проектларын гамәлгә ашыруга акчалата премияләрне Россия Федерациясенең 78 субъектыннан 200 ата-ана комитеты алачак.

Җиңүчеләр арасында - Татарстаннан дүрт ата-аналар комитеты: Менделеевск шәһәренең Советлар Союзы Герое М.С.Фомин исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Ютазы районының Урыссу гимназиясе, Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе, Балтач районының Борбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе ата-аналар комитетлары бар.

Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» Россия җәмгыяте оештырды.

16 проектка 2 миллион сум премия бирелгән. 82 проектка 1 млн сум бирелде. 500 мең сумга 102 проект билгеләп үтелде. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән конкурс сайтында танышырга була, алар акчаларны 2024 ел ахырына кадәр алачак һәм мәктәпләрдә тәрбия пространствосын үстерү проектларын гамәлгә ашыра башлаячак, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Блинкова вылетела во втором круге теннисного турнира в Румынии






Азербайджан закрыл Русский дом: Баку ждёт реакции Москвы

Центр техники и творчества «Инженер будущего» открылся в БРУ

Собянин: Статус московской медсестры и медбрата получили еще 74 человека

Жители Камчатки стали чаще выезжать в командировки