Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Зәйнәб Фәрхетдинованың Мәскәү Дәүләт Кремль сараенда узачак концертында 7 яңа дуэт көтелә

0

1 декабрьдә Мәскәү Дәүләт Кремль сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың зур юбилей концерты узачак. Башкалада булачак концертта артист 7 яңа дуэт тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Концерт программасының режиссеры Ленара Батталова кичәнең ничек төзелгәнен аңлатты. «Мәскәү концертында ике режиссер: мин һәм Резеда Графская. Концерт ике өлештән тора. Беренче өлешендә Зәйнәб апаның иҗаты, тормышы, гаиләсе, танылган легендар җырлары булачак. Икенче бүлектә – яңалык, 7 яңа дуэт булачак, алар әле бер җирдә дә чыкмады», – дип сөйләде ул.

Концертның сценарий авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова кемнәр белән дуэтлар булуын әйтте.

«Без Зәйнәб Фәрхетдинованы тиешенчә югары дәрәҗәдә күрсәтергә тиешбез. Сценарийга килгәндә, мин аның үзе турында сөйләргә, яңа фактлар чыгарырга, халыкка яңа мәгълүмат җиткерергә тырыштым. Дуэтлар Марат Яруллин, Марат Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин – авт.), Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Илнар Миранов белән булачак. Тере тавыш кына булачак», – диде ул.

Зәйнәб Фәрхетдинова бу дуэтларны киләчәктә Казан тамашачысына да күрсәтергә тырышачагын әйтте.

«Матур әйбер халыкка таралырга тиеш, дуэтлар барысы да матур яңгырый. Бу концертны эшнең нәтиҗәсе буларак иҗат концерты дип тәкъдим итәбез. Киләчәктә андый ук зур гастрольләр булмас инде. Уфада, Казанда, Чаллыда концертларыбыз узды. Мин яңа инструменталь төркем белән эшләдем. Җырларны яңача яңгырашта инструментлар белән тәкъдим итәсе килде. Миңа «JIVE» джаз төркеме ярдәм итте. Концертның беренче өлеше инструменталь төркем белән булачак», – диде ул.

«JIVE» коллективы директоры Валерий Коротков артист белән ничек эшләүләрен аңлатты.

«Зәйнәб ханым белән без дустанә мөнәсәбәтләрдә. Бу иҗатта да ярдәм итә. Мондый чараны шоу форматында ясап, төп игътибарны визуаль өлешкә биреп булыр иде, тик ул Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова традицияләренә кире кайту кебек була. Аларның үзләренең төркемнәре булган. Уфада, Казанда узган концертлар уңышлы булды. Без кызыклы, актуаль, заманча музыка ясый алуыбызны күрсәтәбез. Мәскәү халкына да милли музыканы заманча аранжировкада ишеттерербез», – диде ул.

Концертта бер дуэт Татарстанның атказанган артисты, композитор Марат Галимов белән булачагы әйтелде. Алар «Ничек сезнең хәлләрегез» дигән җыр башкарачак. «Зәйнәб апаның концертында минем өч җырым яңгыраячак. Аның репертуарында минем 10-15ләп җыр бардыр», – диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублёв сохранит место в топ-10 рейтинга ATP после вылета Шелтона в полуфинале АО






ФИФА сообщила о том, что с ЦСКА снят запрет на трансферы

Творческий вечер журналиста Игоря Прокопенко состоится в Москве 31 января

Собянин: туризм вносит все больший вклад в развитие Москвы

Пенсионера избили и ограбили в лифте в Краснодаре