Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

«Туполев» АҖ идарәче директоры һәм «Яковлев» ГАҖ генераль директоры вазифаларыннан китә

0

«Туполев» АҖ идарәче директоры Константин Тимофеев һәм «Яковлев» ГАҖ генераль директоры Андрей Богинский биләгән вазифаларыннан китә. Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясендә шулай дип белдерделәр.

Хәзер «Туполев» АҖ идарәче директоры вазифасын Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенең дәүләт-оборона заказы һәм оператив-тактик авиация программалары белән идарә итү буенча генераль директор урынбасары Александр Бобрышев башкарачак. Ул 2009-2013 еларда әлеге вазифаны биләде инде. «Яковлев» гавами акционерлык җәмгыятен «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ генераль директоры Вадим Бадеха җитәкләячәк, ул бүгеннән ике вазифаны да башкарачак.

«Идарә итүне Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенең баш компаниясенә тапшыру Россия гражданлык лайнерлары линейкасын серияләп җитештерүне үз вакытында сертификатлаштыру һәм җайга салу буенча конкрет бурычларны үтәүдә корпорациянең барлык ресурсларын бергә тупларга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәрттеләр Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе матбугат хезмәтендә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Карен Хачанов: «Если сыновья захотят играть теннис, то как я могу не помочь?»






Древаль: Маска позовут на марафон общества "Знание"

США депортировали в Россию мужчину, обвиняемого в разбойном нападении в аэропорту Пулково

Стало известно, когда огласят приговор королеве марафонов

Гинер: Акинфеев сам решит, чем ему заняться после завершения карьеры