Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Башкорстанның Дүртөйле районында татар җырларын башкаручылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

0

22-23 ноябрьдә Башкорстанның Дүртөйле районында татар телендә җырларны ялгыз башкаручылар арасында «Туган тел» Республика фестиваль-бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста 46 кеше катнашырга теләк белдергән, шулардан 43 башкаручы чыгыш ясады. Быел «Туган тел» фестиваль-бәйгесе беренче тапкыр 9-16 яшьлек катнашучыларны кабул итте. Алар Илеш, Тәтешле, Чакмагыш, Бакалы, Бәләбәй, Кушнаренко, Яңавыл, Туймазы, Дүртөйле районнарыннан, Уфа, Нефтекамск, Ижевск, Мәләвез шәһәрләреннән, шулай ук Казахстан Республикасыннан килгән.

Катнашучылар жюри каршында икешәр җыр (эстрада һәм халык) башкарды. Конкурсантлар арасында үзешчәннәр дә, профессиональ башкаручылар да бар иде. 9-12 яшьлекләр категориясендә - 15 үзешчән һәм 11 профессиональ башкаручы, ә 13-16 яшьлекләр категориясендә 14 үзешчән һәм 6 профессиональ җырчы чыгыш ясады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча катнашучылар диплом, приз һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде, диелә.

Җиңүчеләр:

  • Гран-при: Риана Хәлиуллина (Дүртөйле районы).
  • Үзешчән башкаручылар, 9-12 яшь:
  • I урын: Азалия Хәкимова (Казахстан, Актүбә).
  • II урын: Сафия Исмәгыйлева (Казахстан, Актүбә).
  • III урын: Руфина Әхмәтҗанова (Мәләвез районы), Риназ Ширгазин (Дүртөйле районы).



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев победил Вавринку и вышел во второй круг турнира ATP в Роттердаме






Объявлен международный конкурс «Космический кубок: Миссия "ЛУНА"»

IT-лаборатория: Могилевское агентство регионального развития совместно с БРУ продолжает реализацию образовательного проекта

РПЦ прокомментировала запрет Трампа мужчинам состязаться с женщинами в спорте

Производитель Поморья получил золотую медаль в номинации «Инновационный продукт»