Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Айрат Хәмитов «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» мюзиклы турында: Гаилә кыйммәтләрен яңартабыз

0

2025 елның 9 гыйнварында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Сәлимов музыкасына иҗат ителгән «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» спектакленең премьерасын әзерли. Мюзикл өстендә яшь һәм перспективалы режиссер-куючылар Лия һәм Антон Гисметулловлар эшли. Кичә журналистлар белән очрашуда алар мюзиклның үзенчәлеге һәм яңалыклары турында сөйләделәр.

Яңартылган мюзиклның режиссер-куючылары – Ульяновскидан Казан мәдәният институтын тәмамлаган Антон Гисметуллов, шулай ук Казанда туып үскән, ГИТИСны тәмамлаган – Лия Гисметуллова.

«Мюзиклның нигезе калды, сюжеты бераз үзгәртелде. Мюзиклның төп герое – Рамай үз кыйммәтләрен онытып, акчага һәм данга омтылган заманча кешегә әверелә, ләкин соңыннан безнең традицион батырыбызга әверелә. Куелышта без заманча бию-контемпорари техникасын кулланабыз, шулай ук эксперименталь хореография дә булачак. Барлык мифик затлар хәзерге заманда, калган геройлар татар милли хореографиясендә яшәячәк», - дип сөйләде Антон Гисметуллов.

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов яшь режиссерларны алар белем алган вакытта ук күреп алган булган.

«Мин институтта халык бию мәдәнияте кафедрасы мөдире идем. Аларның профессиональ формалашуын күзәтү кызыклы булды, аларның фикерләве миңа якын. Хәзер алар үстеләр, минем хезмәттәшләрем булдылар. Мин аларны үзебезгә эшләргә чакыруыма бик шатмын. Яшьләргә һәрчак яшел юл, өлкәннәргә – хөрмәт. Без мюзиклда гаилә кыйммәтләрен, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне, үз халкыңның гореф-гадәтләрен хөрмәт итүне яңартабыз. Гореф-гадәтләр гаиләдә, мәхәббәттә формалаша», - диде Айрат Хәмитов.

Аның фикеренчә, вокал, музыка һәм хореография куелышында тәрҗемә кирәкми.

«Беренчедән, язылган либретто бар. Программаны алып, алдан укып белеп була. Музыка һәм башкаручыларны ишеткәч, үзгә бер мохиткә чумасың. Шуңа күрә монда тәрҗемә дә кирәк түгел. Сүз уңаеннан, безнең концертларга татарлар гына йөрми, бик күп төрле милләт вәкилләре килә. Бәхеткә, безнең тамашачы белән проблема юк. Безнең сәясәт – республиканың тышкы сәясәте кебек – без гастрольләрдә йөрергә, милли сәнгатьне халыкларга күрсәтеп йөрергә тиешбез», - дип йомгаклады ул.

  • Бу спектакль – 17 ел элек коллектив куйган «Җиде мәрҗән» беренче татар этно-мюзиклының заманча куелышы. Премьера Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә булачак. Премьерадан соң ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа мюзиклны республика шәһәрләрендә һәм авылларында, шулай ук Россия шәһәрләрендә күрсәтер дип планлаштырыла.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Джокович: Это был один из самых эпичных матчей, которые я проводил






Съехали с газона // Число нарушителей правил парковки в Москве сократилось, а работы эвакуаторам прибавилось

Паралич лица. Операция за 550 тысяч спасёт зрение и вернёт улыбку Валентину

ДЕЛА ЯНИСА ТИММЫ, ГЕНЕРАЛА КИРИЛЛОВА И... SHAMAN СОВПАЛИ НЕ СЛУЧАЙНО?! Shaman (Шаман), Янис Тимма, Игорь Кириллов. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Хищение вещдоков оказалось прибыльным // Расследовавшего резонансные дела экс-сотрудника СКР обвиняют в 16 эпизодах присвоения