Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Казанда түләүле дүрт магистраль барлыкка килергә мөмкин

0

Казанда түләүле тагын 4 магистраль төзелергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

«Вознесенье тракты (икенче этап) – ул Казан өчен мондый беренче трасса, түләүле магистраль. Казанда тагын шундый критик 4 юл бар. Алар буенча да шундый ук юлдан барырга тырышып карыйбыз. Беренче коймак төерле булмасын өчен, без бик җентекләп исәплибез», – диде министр.

Вознесенье трактының икенче этабын төзү декабрьдә тәмамлана, ул Җиңү проспектыннан алып М7 трассасына кадәр 7,5 км озынлыкта. Бу участокта йөрү түләүле була. Хәнифов сүзләренчә, әлегә аның бәясе билгеләнмәгән һәм күп күрсәткечләргә бәйле.

«Исәп-хисап ясарга мөмкинлек бирә торган норматив-хокукый актлар бар. Анда кредитларны кире кайтару сроклары, хәрәкәт интенсивлыгы, йөрү уңайлылыгы, акча җыю исәпкә алына», - дип ачыклык кертте ул.

Шул ук вакытта министр яңа юл буенча хәрәкәт уңайлы булачак, дип ышандырды.

«Казанга нибары 10-15 минут эчендә керү һәм чыгу уңайлы булсын өчен башкалабызда мондый юллар күп булыр дип өметләнәбез», - диде ул.

Узган ел Вознесенье трактының Җиңү проспектыннан Гвардия урамына кадәр 3,8 км озынлыктагы участогы төзелгән иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

«Турнир Большого шлема покорится Андреевой и Шнайдер» — Вихлянцева






Гимнастке Лале Крамаренко врачи по ошибке удалили здоровый мениск

«Мертвые штрафы»: Борьба за порядок — или «дай дорогу стукачу»?

Собянин: около 30 образовательных учреждений откроют в ТиНАО

Как вырастут маткапитал и пособия на ребенка с 1 февраля