Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев юбилеен ялгыз каршы алды. Милли хәрәкәткә килеп кергәндә ул картлыгын ничек күзаллаган? Милләт эшләре белән йөреп, мәхкәмәләрдә хөкем ителеп, төрлечә кыйналса һәм камчыланса да, ул милләт өчен көрәшен дәвам иттерә. Ни өчен? Авыру, карт килеш көчне каян таба?