Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Роспотребнадзор: Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ОРВИ белән авыручылар саны арту көтелә

0

Хәзерге вакытта Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары буенча вазгыять куркыныч тудырырлык түгел, авыручылар саны арту бер айдан күзәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Кискен респиратор вируслы инфекцияләр, яңа коронавирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны сезонлы арту дәвам итә. Агымдагы елның 47нче атнасында барлыгы 12 822 ОРВИ һәм грипп белән авыру очрагы теркәлгән. Грипп әлегә сирәк ачыклана. Узган атнада сигез очрак кына. Бу сезон әле башланып кына килү һәм грипп әлегә актив булмау турында сөйли», - дип билгеләде санитария табибы.

Любовь Авдонина өстәп әйткәнчә, авыручылар саны эпидемик чиктән 15 процентка азрак, ОРВИ буенча вәзгыять хәзерге вакытта тотрыклы һәм агымдагы чорга туры килә.

«Кешеләр күпләп җыела торган чаралар күп булачагын исәпкә алып, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авыру очраклары артуны көтәргә мөмкин. Профилактика чаралары турында онытмаска кирәк. Традиция буенча без Яңа ел каникулларыннан соң, коллективлар яңадан формалаша башлаган чакта тагын бер мәртәбә авыру очраклары артуны көтәбез – бу гыйнвар уртасы-азагы», - дип ассызыклады ведомство җитәкчесе урынбасары.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Стало известно место Рыбакиной в мировом рейтинге после сенсации






Все те же 727 л.с., «автомат» и полный привод, но уже на 2 млн рублей дешевле. BMW M5 2025 стал доступнее в России

В Ростовской области в январе выдали 2,48 тысячи автокредитов

Суд отправил под домашний арест кинокритика Барабаш

В марте петербуржцы увидят солнечное затмение