Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Казанда журналистлар өчен медиаконтент эволюциясе турында лекция булды

0

«Многоликая Россия» журналистлар бәйгесендә җиңүчеләр һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре өчен Казанда «Яңа медиа дәверендә массакүләм мәгълүмат чараларының роле үзгәрү һәм медиаконтент эволюциясе» дип аталган лекция булды. Аны RT каналының белем бирү проектлары хезмәте җитәкчесе, медиатренер Анна Ковтунова үткәрде.

«Без яңа медиалар чоры башлануын аңлыйбыз. Тамашачылар телевизордан смартфоннарга күчә башлый. Димәк, тамашачыларны телеэкраннар янында тотып калырга да, интернетта җәлеп итәргә дә кирәк. Без моны булдырдык.: YouTube мәйданында 1 миллиард карау җыйган дөньяда беренче канал булдык», - дип сөйләде спикер.

Ул вазгыять үзгәрә бару белән мәгълүматны тәкъдим итү ысуллары, мәйданнары үзгәрүне дә искәртте. Ул журналистлар өчен файдалы булган алымнар турында да сөйләде. Белгеч вакыйгалар урыныннан ешрак туры эфирга чыгарга, эксклюзив видео төшерергә, вакыйгада кеше тарихларын эзләргә өндәде. Журналистларга шәхси тойгылары турында сөйләргә, сыйфатлы аналитика үткәрергә, детальләргә игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

Ул БРИКС саммиты вакытында кулланылган алымны мисал итеп китерде.

«БРИКС саммиты вакытында безнең телеграм-каналда кызыклы видео чыкты. Ул вакытта чәкчәк игътибарны җәлеп итте. Хезмәткәрләребез «саммитта милли ризыкны кем иң күп ашады» дигән сорау белән ролик урнаштырды. Җавабы азакта иде. Әлбәттә, бу видео игътибарны җәлеп итте», - дип сөйләде белгеч.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Зарина Дияс

Сенсацией обернулся матч Зарины Дияс за четвертьфинал турнира в Мумбаи






РЕН ТВ: Пять женщин госпитализированы с лихорадкой после процедуры ЭКО в Москве

Китайский Новый год на Манежной площади

Пол рушился под ногами. Очевидцы — о пожаре на Электрозаводе в Москве

Трамп планирует встретиться с Зеленским на следующей неделе