Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда түләүле юлдан йөргән өчен түләмәүчеләргә штраф билгеләргә телиләр

0

Татарстанда түләүле автомобиль юлларыннан йөргән өчен түләү тәртибен үтәмәгәннәргә штраф кертергә телиләр. ТР Административ хокук бозулар кодексына өстәмәләр кертүче закон проектын ТР Дәүләт Советына депутат Марат Бариев юллады. Документ алдан карау стадиясендә.

«Хәзерге вакытта ТР Административ хокук бозулар кодексында түләүле автомобиль юллары һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юллары участокларыннан йөргән өчен түләү тәртибен үтәмәгән өчен җаваплылыкны җайга сала торган норма юк», – диелә закон проектына аңлатма язуында.

Физик затлар өчен 2 мең сум, юридик затлар өчен 10 мең сум күләмендә штраф билгеләргә тәкъдим ителә. Йөк транспорты яки автобуста йөргән өчен штраф физик затлардан 5 мең сум, юридик затлардан 20 мең сум күләмендә түләтелергә мөмкин.

ТР Административ хокук бозулар кодексына яңа маддә кертү зарурлыгы федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә барлыкка килде. Шул ук вакытта Кодекска кертелгән үзгәрешләр федераль автомобиль юлларыннан йөргән өчен түләмәгән очракта гына җаваплылыкны күздә тота. Түләүле региональ, муниципальара, җирле, шәхси юллар исә 1 сентябрьдән мондый юллар исәбенә керми. Әлеге юллардан түләмичә йөргән өчен җаваплылыкны Россия төбәкләре мөстәкыйль рәвештә билгеләргә тиеш.

Документта аңлатылганча, җаваплылык каралмаган булу сәбәпле, түләүле юллардан файдаланучы автомобиль йөртүчеләр, җәза булмаячагын аңлап, үз вакытында түләмәячәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

"Не уверена в доверии": Соболенко прокомментировала ситуацию с Синнером






РФ и ОАЭ подписали соглашение об устранении двойного налогообложения

"Иисус из УСБ": операция "ПуТиН": Путин, Трамп, Нетаньяху. РАССЛЕДОВАНИЕ ДЕЛ "МУС". СЕНСАЦИЯ! Новости. Илон Маск, Дональд Трамп. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Китай пользуется "шумом" Эр-Рияда - война в Тайване. О чём говорят 40 самолётов КНР?

Калининградская область вошла в топ-10 российских регионов по качеству жизни