Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Мөхлисә Бубиның юбилее уңаеннан аның абыйсы Гобәйдулла Бубиның китабы басылды

0

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты мәгърифәтче һәм педагог Гобәйдулла Буби (1866-1938) тарафыннан язылган «Фәнни уку. Физика» дип аталган яңа китап бастырды. Бу басманы әзерләүдә тикшеренүчеләр Гөлфия Гайнуллина (филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты) һәм Рәмзилә Маннанова катнашты.

Әлеге хезмәт – инкыйлабка кадәр дөнья күргән басманың хәзерге татар теленә күчерелгән репринт басмасы. Китап физика буенча ярдәмлек булып тора, чөнки Гобәйдулла Буби бу предметны төрле мәдрәсәләрдә һәм мәктәпләрдә укыткан. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапны Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Иж-Буби авылында Мөхлисә Бубиның 155 еллыгына багышлап уздырылган фәнни конференциядә тәкъдим иттеләр.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Гобәйдулла Буби – Мөхлисә Бубиның абыйсы һәм география, физика, табигать белеме, әдәп-әхлак һәм татар теле грамматикасы буенча дәреслекләр авторы буларак билгеле. Бу дәреслекләр, 1898 елдан 1917 елга кадәр чыгарылып, берничә тапкыр яңадан бастырылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

На турнире в Марселе под флагом России оказались имена Медведева и Хачанова






Военным пенсионерам дважды увеличат выплаты в 2025 году

Меган Маркл поцеловала принца Гарри на публике после слухов о проблемах в браке

Как выгодно и правильно «переобуть» свой автомобиль

Россия приступила к возвращению брошенного матерью в Турции младенца