Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

2025 елга Татарстан бюджеты 13,5 миллиард сум дефицит белән кабул ителде

0

2025 елга Татарстан бюджеты турындагы закон проекты 13,5 миллиард сум күләмендә дефицит белән өченче укылышта кабул ителде. Карарны республика Дәүләт Советының бишенче утырышында игълан иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Киләсе елга ТР бюджеты керемнәре 472,1 миллиард сум, чыгымнары 485,6 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана, дип сөйләде парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин. Бюджет турындагы закон проектына 356 төзәтмә кертелде, шулар арасыннан 340 төзәтмә Татарстан Министрлар Кабинетыннан, 16 төзәтмә КПРФ фракциясе депутатларыннан булды, дип өстәде ул.

«Барлык төзәтмәләр дә игътибар белән өйрәнелде һәм эшкәртелде. КПРФ фракциясеннән төзәтмәләр гамәлдән чыгарылды, чөнки фикер алышу барышында мәсьәләләрнең өлеше хәл ителде. Республика Министрлар Кабинетыннан төзәтмәләрне карыйсы калды. Барлык төзәтмәләр дә объектив. Алар нигездә федераль бюджеттан өстәмә финанслауга кагыла», - дип билгеләде депутат.

Аның сүзләренә караганда, 2025 елга республика бюджетында бүленгән федераль акчалар күләме 42,7 миллиард сум, 2026 елда 42,1 миллиард сум, 2027 елда 40,6 миллиард сумны тәшкил итәчәк.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төзәтмәләр һәм гомумән бюджет буенча җентекле эш башкарылды, дип өстәде.

2026 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре 497,6 миллиард сум, чыгымнары 510,7 миллиард сум, ә дефицит 13 миллиард сум күләмендә планлаштырыла.

2027 елга Татарстан бюджеты керемнәре 519,7 миллиард сум, чыгымнары 532,2 миллиард сум, дефицит 12,4 миллиард сумны тәшкил итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

«В личной жизни они находятся в отношениях». Вскрылась информация о скандале Рыбакиной






«Байкал Сервис» на 15% увеличил объемы отправок грузов с Дальнего Востока

Нижний Новгород занял 4 место по росту ипотечных платежей в России

Новосибирск в десятке лидеров: где майнят криптовалюту в России

Овчинский: новостройка по программе реновации в Останкинском районе готова более чем наполовину