Миңнеханов Куренков белән ТР коткаручыларын техника белән тәэмин итү хакында сөйләште
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матди-техник базасын ныгыту хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә барышында Александр Куренков һәм Рөстәм Миңнеханов төбәктә яшәүчеләр һәм аның территориясенең комплекслы иминлеген тәэмин итү системасын камилләштерү мөмкинлекләрен карады. Татарстанда янгын сагының төрле төрләре үсеш кичерүен дәвам итә. Аерым алганда, республика янгынга каршы хезмәтенең 106 бүлекчәсе район үзәкләре һәм шәһәрләрдән еракта урнашкан авыл торак пунктларына хезмәт күрсәтә. Федераль янгынга каршы хезмәтне исәпкә алып, республика территориясенең тулысынча сакланышы тәэмин ителгән.
Яклар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе бүлекчәләренең шул исәптән заманча техника үрнәкләре белән җиһазландырылуы хакында да фикер алышты. Быел Татарстан коткаручылары 25 берәмлектән артык төрле төрдәге техника алган. Республика бюджеты акчалары хисабына киләсе елда янгын деполарының иске биналарын капиталь ремонтлау һәм яңаларын төзү планлаштырыла.
Моннан тыш, ТР Рәисе РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрына Татарстанның дәүләт бүләген - «Дуслык» орденын тапшырды. Александр Куренков әлеге бүләккә Казанда узган уналтынчы БРИКС саммиты вакытында иминлекне тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен лаек булды.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте