Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Айдар Газизов Россиядә хәләл-туризмны популярлаштырырга чакырды

0

Россиядә Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре, шул исәптән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенә (АСЕАН) керүче илләр арасында хәләл-туризмны популярлаштыру әлеге дәүләтләрдән туристлар агымын 30 процентка арттырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге башлыгы Айдар Газизовка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта төбәк илләреннән Россиягә туристлар агымы хәтта елына 50 мең кешегә дә тулмый.

«Коллегаларның тармак буенча тигез катнашуы ярдәмендә хәләл-туризм опцияләрен популярлаштыру, безнең бәяләүләр буенча, әлеге санны ким дигәндә 30 процентка арттырырга мөмкин», - диде Газизов «Мөмкинлекләр дөньясы: Россия-АСЕАН» халыкара бизнес-форумы кысаларында.

«Чит ил туристларын җәлеп итү – комплекслы процесс. Туры авиаэлемтәне җайга салырга, акчасыз түләүнең альтернатив алымнарын табарга, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендәге безнең партнерлар өчен визага бәйле чикләүләрне өстәмә рәвештә җиңеләйтергә кирәк», - дип искәртте Газизов.

Ул, беренче чиратта, Индонезия һәм Малайзия туристларын җәлеп итеп булачагына ышаныч белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Джессика Пегула

Пегула пригласила всех финалисток турнира в Остине на частный самолёт до Индиан-Уэллса






Яд под крышкой: какие рыбные консервы категорически нельзя есть

Из Пекина с любовью: Китай снова запустил поезд до Москвы

В Самаре задержали двух собиравшихся сбывать наркотики мигранток

Военные специалисты создали программу, ускоряющую регенерацию тканей в два раза