Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

0

Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бүләкләр 35 яшькә кадәрге авторларга яисә яшьләр төркеменә сәнгать, журналистика һәм телевидение үсешенә керткән өлешләре өчен яисә яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда югары казанышлары өчен биреләчәк.

Бәйгедә берничә юнәлеш бар: әдәбият, кино, журналистика, телевидение һәм җәмәгать эшчәнлеге, шулай ук музыка, рәсем һәм театр сәнгате. Гаризалар 2024 елның 20 декабреннән 2025 елның 10 февраленә кадәр каралачак.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләр нибары дүртәү – һәрберсе 200 мең сум күләмендә. Җиңүчеләргә «Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты» дигән мактаулы исем бирелә, диплом һәм махсус билге тапшырыла. Бүләкләү тантанасы 2025 елның февралендә булачак.

Республика премиясен алуга гаризалар 2024 елның 19 декабренә кадәр сылтама буенча кабул ителә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева пробилась в полуфинал турнира WTA-1000 в Дубае






Компании Москвы наращивают производство и разрабатывают новые модели систем бесперебойного питания

Эксперт Бийчук предупредил о новом виде телефонного мошенничества в РФ

«Генерал КГБ»: Лукашенко готов продать Беларусь Трампу

23 февраля воронежцев пригласили послушать джаз-мануш