Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Тукай районы Калмаш авылында яралы аккошны коткарганнар

0

Татарстан Тукай районы Калмаш авылында яшәүчеләр канатлары сынган аккошны коткарырга булган. Бу хакта «Якты юл» сайтында Лия Мәрдегалләмова яза.

«Җәй буе безнең күлдә биш аккоштан торган гаилә яшәде, көз җиткәч, берсеннән башка барысы да очып китте. Калмашлылар кошның язмышы турында борчыла, социаль челтәрләрдә яза башлый. Әлбәттә, аны даими ашатып та торалар. Ләкин Аккош кырыс кышта исән калсын өчен, дәвалану һәм карау кирәк. Шул максат белән аккошны тотарга карар кылынды. Авыл егетләре Рәдиф, Ирек, Рафаэль һәм Ренат кабартылган көймә һәм ятьмә ярдәмендә кошны тотты», – дип сөйләде коткару операциясен оештырган авыл җирлеге башлыгы Фердинат Шәвәлиев.

Аккош берничә көн аның язмышына битараф булмаган кешеләрнең сараенда яши. Аны Гөлшат Канипова һәм Халидә Хәмидуллина карый.

Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Тукай районы буенча бүлек башлыгы Дмитрий Грищук аккошның хәзер аларда булуын, якын арада аны Казанга җибәрәчәкләрен хәбәр итте. Анда кошны дәвалаячаклар, ә язын иреккә чыгарачаклар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Лёнер Тин установил уникальное достижение в ATP с момента первого опубликования рейтинга






Эксперт Колесников: уменьшение цен на квартиры связано со снижением спроса

В работе мессенджера WhatsApp произошел масштабный сбой

Самарские студенты могут получить 500 тыс. рублей за разработанный БпЛА

На севере Москвы столкнулись четыре автомобиля