Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Чистай районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына 2 машина һәм 4 мотоцикл илткән

0

Махсус хәрби операция зонасына Чистай районыннан чираттагы гуманитар ярдәм партиясе — 10 тоннадан артык йөк җибәрелде. Аны район кулланучылар җәмгыяте территориясендә төяделәр. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Бу юлы гуманитар йөк составына беренче чиратта кирәкле әйберләр: азык-төлек, җылы өс һәм аяк киемнәре, төзелеш материаллары һәм эш кораллары керде. Шулай ук гуманитар ярдәм составында хәрбиләргә аларның гаиләләре җыйган адреслы посылкалар да бар иде. Мондый посылкалар солдатлар үзләре сораган җиһазларны һәм кирәк-яракларны үз эченә алды.

Моннан тыш, безнең хәрбиләргә кирәкле транспорт чаралары: 2 машина, 4 мотоцикл һәм квадроцикл җибәрелде.

Йөкне илтеп бирүдә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашты. Ул шәхсән безнең хәрбиләр белән очрашты һәм аралашты, бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә фото урнаштырды. «Махсус хәрби операция бара торган зонага гуманитар йөк белән», — дип язган Дмитрий Алексеевич.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Стало известно, где будет тренироваться Янник Синнер в период дисквалификации за допинг






Лидер Мьянмы Мин Аунг Хлаинг посетит Россию для переговоров с Путиным

Схема движения транспорта временно изменится в шести округах Москвы

Сергей Собянин: модернизация московских поликлиник почти завершена

В Белгороде – основательно. Итальянец с русской женой живут и ведут бизнес в России