Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Россия Тышкы эшләр министрлыгы: БРИКС партнерлары исемлеге ел ахырына кадәр игълан ителә

0

Казандагы саммит нәтиҗәләре буенча БРИКС партнерлары статусын алачак илләрнең тулы исемлеге ел ахырына кадәр халыкка хәбәр ителәчәк. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков ТАСС белән әңгәмәсендә сөйләде.

«Ел ахырына кадәр, Россия рәислеге азагына кадәр, без БРИКС партнерлары булачак илләрнең тулы исемлеген халыкка җиткерергә исәп тотабыз», — дип билгеләде дипломат.

«Мин хәзер теге яки бу илләр буенча конкрет рәвештә үз фикеремне әйтә алмыйм, чөнки бу, асылда, БРИКСның башка катнашучылары белән килештергән һәм без Казаннан соң бөтен вакыт дәвамында тоткан линияне кире кагу булачак», — дип ачыклык кертте Рябков.

БРИКСның 16нчы саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә узды. Аның барышында партнер ил статусын 13 дәүләткә тәкъдим итте: Алжир, Беларусь, Боливия, Вьетнам, Индонезия, Казахстан, Куба, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Төркия, Уганда һәм Үзбәкстан.

РФ Президенты Владимир Путин элегрәк аңлатканча, БРИКС партнер - дәүләтләренең тулы исемлеге алар җибәргән чакыруларга уңай җавап биргәннән соң бастырылачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева поднялась на четвертую позицию в гонке за чемпионство WTA.






В Москве суд назначил дату оглашения приговора блогеру Елене Блиновской

Криптообмен под прицелом: как не стать заложником финансовых блокировок в 2025 году

Источник 360.ru: подъезд жилого дома на севере Москвы залило кипятком

Число заявок на съемки в Москве выросло в 1,5 раза