Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Мөслимдә Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале уза

0

Бүген, 30 ноябрь, Мөслим районында Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале үтә. Чара милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерүне, бәйрәмнәрне халкыбызга кайтаруны, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асрауны арттыруны күздә тота. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яшьлек» спорткомплексында фестиваленең ачылу тантанасы узды. Ачылышта Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм башкалар катнашты.

Биредә музыкаль-театральләштерелгән композиция тәкъдим ителде. Шулай ук мастер-класслар, күргәзмә оештырылды.

Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең Мөслим районы җирлегендә узуы табигый, чөнки кош-корт, ил күләмендә, республикабызда дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары Мөслим ягының бренды булып тора

Чара кысаларында ярминкә оештырылды. Биредә халкыбыз моңнары яңгырап торды, теләгән һәркем уеннарда катнашты. Каз йоны, мамыгыннан, маеннан һәм итеннән ясалган эшләнмәләр һәм продукцияләр дә тәкъдим ителде.

Барлык кунаклар зур казанда пешкән каз шулпасыннан, кайнар боткадан, коймактан һәм самавырда кайнатылган чәйдән авыз итте. Чараны Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар һәм үзешчәннәр концерты бизәде, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

«Ему придётся уйти из её жизни»: желание Рыбакиной вернуть скандального тренера Вукова сочли катастрофой






Древаль: Маска позовут на марафон общества "Знание"

В Москве суд отправил под домашний арест бывшего замминистра транспорта Чалика

США депортировали в Россию мужчину, обвиняемого в разбойном нападении в аэропорту Пулково

Боксера и депутата Николая Валуева наградили церковным орденом за вклад в воспитание молодежи