Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Рәдиф Җамалетдинов: Киләчәктә дә остазларыбыз күрсәткән юл буенча эшебезне дәвам итәрбез

0

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов киләчәктә дә остазлар күрсәткән юлга тугры калачакларын әйтте. Бу хакта ул Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгы уңаеннан узган тантанада сөйләде.

«Соңгы атналарда Казаныбызда узган БРИКС илләре җитәкчеләренең саммиты турында сөйләшәбез. Соңгы көннәрдә шулай ук Россия, Татарстанның фән, мәгариф, мәдәният һәм башка тармакларына зур өлеш керткән КФУның юбилее турында сөйләшәбез. Бүген Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе турында сөйлибез. Татарстан, Казан, университет, татар бүлеге белән горурланабыз. Нигезендә фидакарь хезмәт, тырышлык торуын аңлыйбыз», – дип сәламләде ул.

Җитәкче ветераннарга, хәзерге коллективка рәхмәт сүзләрен әйтте.

«Киләчәктә дә остазларыбыз күрсәткән юл , үрнәк буенча эшебезне дәвам итәрбез дип ышандырасы килә. Без аңлыйбыз: татар теле, әдәбияты, мәдәнияте өчен кадрлар әзерләү, тел, әдәбият, мәдәниятне саклау, үстерү гаять катлаулы эш», – диде ул һәм югары мәктәптә тиешле мөмкинлекләр булдыруга көч-этәргеч биргән җитәкчеләргә, стратегик хезмәттәшләргә рәхмәт әйтте. «Олы рәхмәтне җиикерәбез, киләчәктә дә бергә эшләрбез дип өметләнәбез», – диде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роман Сафиуллин пробился в основную сетку турнира ATP-500 в Дуабе






Стало известно, как ретроградная Венера повлияет на жизни людей в марте

Lovstins представит новый альбом «Голодным 24/7» — откровенный разговор внутри себя.

Курьерам запретят ездить на велосипедах без тормозной системы

Мышление бедняка? Почему не получается зарабатывать больше