Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Миңнеханов Татарстанның өч районында «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» эшләячәген әйтте

0

Терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләрне тернәкләндерү өчен «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» мобиль комплекс якындагы айларда Татарстанның Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә районнарында эшләячәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында сөйләде.

«Марат Ильясовның авторлык тренажерлары булган мобиль тернәкләндерү комплексы белән таныштык. Бу җайланма терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге бозылган, зур булмаган авыл җирлекләрендә яшәүче һәм зур медицина үзәкләренә бару авыр булган кешеләргә реабилитация үткәрергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте ул.

«Якындагы айларда комплекс Татарстанның Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә районнарында эшләячәк. Мобиль комплекста көненә 15 кеше шөгыльләнә ала», - дигән мәгълүмат бирде Миңнеханов.

«Мобиль тернәкләндерү үзәге илебезнең иң яхшы 100 социаль проекты исемлегенә керде! Якын айларда комплекс Баулы, Ютазы, Бөгелмә районнарында хезмәт күрсәтәчәк дип планлаштырыла. Бу җиһазлар мохтаҗларга файда китерсен, саулыкларын ныгытсын! — дип өстәде республика җитәкчесе.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановка коляскадагы инвалидлар өчен «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге»н күрсәттеләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева поднялась на четвертую позицию в гонке за чемпионство WTA.






Экс-ректора Нижегородского лингвистического университета задержали в Москве

Умерла звезда «Евротура» Мишель Трахтенберг: биография, роли, болезнь

В Ярославле подключили к электричеству новый дата-центр

Грязь и мыши: на Кубани начали закрывать «Светофоры»