Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Махсус операциядә һәлак булган хәрби белән Яңа Чишмә районы Зирекле авылында хушлаштылар

0

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Марат Биктимеровны Яңа Чишмә районы Зирекле авылында соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» яза.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов хәрбинең әтисенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.

«Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Марат Биктимеров хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме туган авылында мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак», – диде ул.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов да шулай ук кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Контракт имзалаганчы Марат Биктимеров җирле крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләгән, үзен ярдәмчел һәм намуслы хезмәткәр буларак күрсәткән.

Марат Биктимеровны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар, якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, диелгән хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Мэдисон Киз

Мэдисон Киз выиграла Australian Open






Путин заявил о намерении усилить сотрудничество с Индией

Британца Джонсона арестовали за мат на улице в Москве

ОГЭ только по русскому и математике? Госдума рассмотрит новый законопроект

Змея через унитаз заползла в ванную жительницы Балашихи