Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Росреестр Татарстанда авыл ипотекасының популярлыгын бәяләде

0

Татарстанда 2020 елдан гамәлгә кертелгән авыл ипотекасы эшли башлаганнан алып 2024 елның ноябренә кадәр 4,4 мең ташламалы кредит теркәлгән, дип яза РБК.

Росреестр мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль округында 3 процентлы авыл ипотекасы аеруча популяр булган. Программа гамәлгә кертелгәннән бирле округта 34,1 мең ташламалы «авыл» кредиты рәсмиләштерелгән. Бу әлеге программа буенча рәсмиләштерелгән кредитлар гомуми саныннан 35 процентны тәшкил итә.

Авыл ипотекасына ихтыяҗ буенча икенче урында – Үзәк федераль округ. Биредә 16,8 мең кредит (ягъни барлык күләмнән 17 процент) теркәлгән.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, Татарстан әлеге округларда авыл ипотекасына ихтыяҗ буенча лидер-төбәкләрнең берсе булды. Татарстан Республикасыннан тыш, кредитның бу төре Башкортстан (5,8 мең), Удмуртия (4,7 мең), шулай ук Курск (1,7 мең), Белгород (1,7 мең) һәм Воронеж (1,6 мең) өлкәләрендә дә популяр.

Федераль округлар арасында авыл ипотекасына ихтыяҗ буенча өченче урында – Себер округы. Биредә халык программа гамәлдә булган вакыт дәвамында 15,8 мең кредит алган (16,1 процент).

Гомумән алганда, авыл ипотекасы программасы гамәлгә кертелгәннән бирле россиялеләр 97,8 мең ташламалы кредит теркәгән. Әлеге санның күпчелек өлеше (87,1 проценты) сату-алу килешүе буенча рәсмиләштерелгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда ел башыннан фатирларга бәяләр инфляциядән тизрәк артты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Соболенко выиграла награду WTA за продвижение женского тенниса






В Югре проходит финал Кубка России по шахматам

Кадыров и Бортников обсудили беспилотники и безопасность Чечни

В Краснодаре жильцы ЖК «Гарантия» обратились к Путину из-за проблем с УК

Инвестора ФК «Химки» Садыгова обвиняют в крупном мошенничестве