Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Матбугат чаралары: Трамп Канадага АКШ составына керергә тәкъдим итте

0

АКШның сайланган президенты Дональд Трамп Канадага Кушма Штатлар составына керергә тәкъдим итте. Бу хакта Fox News телеканалы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Сайланган президент Трамп узган атнада Канада Премьер-министры Джастин Трюдога сәүдә һәм миграция проблемаларын хәл итә алмаган өчен (кертелгән - Т-и. иск.) тариф Төньяк күршенең икътисадын юк иткән очракта, аңа (Канадага - Т-и. иск.), бәлки, 51нче штат булыргадыр, дигән тәкъдим ясады», - диелә хәбәрдә.

Трамп, Оттава легаль булмаган миграция һәм Канада чиге аша АКШка наркотиклар кертелү, шулай ук ике дәүләт арасында сәүдә балансы дефициты проблемаларын хәл итә алмаган очракта, 25 процент күләмендә сәүдә пошлиналары кертергә вәгъдә итте. Мондый пошлиналарны кертү Канада икътисадын юк итәчәк, дип белдерде Трюдо моңа җавап итеп.

Шуннан соң Трамп Канаданы АКШ составына кертү тәкъдимен әйтте. Трюдога исә ул губернатор постын вәгъдә итте. Телеканал язганча, Канада делегациясе вәкилләре, Трампның тәкъдимен ишеткәч, борчулы көлеп куйды.

Ноябрьдә АКШта Президент сайлау узды, җиңүне республика партиясеннән кандидат Дональд Трамп яулады. Җиңү өчен 270 тавыш җыярга кирәк иде, Трамп өчен 312 сайлаучы тавыш бирде. Сайланган дәүләт башлыгы киләсе елның гыйнварыннан вазифасын үти башлаячак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Муховой и не смогла выйти в полуфинал турнира WTA в Линце






Mash: Московские кладбища закупили 50 электросамокатов

«Единая Россия» проведет «Диктант Победы» в 80 странах мира

«Чашка за 600 рублей»: россиян предупредили о сильном росте цен на кофе

Суд арестовал третьего топ-менеджера «Роснано» Галстяна