Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Татарстанда Каюм Насыйри туган йортны төзекләндерәчәкләр

0

Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында татар мәгърифәтчесе, галим һәм язучы Каюм Насыйри туган һәм яшәгән йортны реставрациялиләр. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Хәзерге вакытта монда мәгърифәтче исемен йөртүче архитектура-этнография комплексы урнашкан. Белгечләр стеналарның һәм цокольнең авария хәлендәге такта тышчасын алыштырачак. Шулай ук югалган элементлар торгызылачак.

Тәрәзәләрне алыштыру, түбә конструкцияләрен көчәйтү һәм аның өслеген алыштыру планлаштырыла. Бинаның үзендә инженер-техник челтәрләр алыштырылачак һәм мәдәни мирас объектының тарихи-мәдәни кыйммәткә ия элементлары реставрацияләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары уздырылачак. Шул исәптән реставрацияне Казанда галим яшәгән йортта үткәрәчәкләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рейтинг ATP. Циципас вернулся в топ-10, Махач дебютировал в топ-20






Владимир Ефимов: Строящаяся школа в Ново-Переделкине готова уже на 60 процентов

В Люберцах заработала Ассоциации ветеранов СВО Подмосковья

Утреннее чтиво: Зацепин - Герой труда, Блиновская получила срок, 1,7 миллиона сторонников самозапретов

Почему горожане начали массово скупать машино-места — мнение эксперта