Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Лениногорскида халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт һәм бәйге булды

0

Лениногорскида халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт һәм бәйге үтте. Бүгенге көндә Лениногорск районында 4 меңнән артык физик мөмкинлеге чиклеләр яши, шуның 300гә якыны – балалар. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Мәдәният сараенда кул эшеннән оештырылган күргәзмәне Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов карады, әлеге эшләрнең авторы – барыбызга да билгеле Рушания Гаязова. Күргәзмәдә бәйләгән әйберләрен, шәмаилләрен һәм тагын башка кул эшләрен тәкъдим иткән иде.

Фото: © Г.Нигъмәтҗанова, Р.Гарифуллина

Традиция буенча шушы көнгә багышлап уздырылган концерт кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче хатын-кызлар арасында «Чиксез мәхәббәт» конкурсы үтте. Ул менә җиденче тапкыр уздырыла.

Бу конкурста катнашучы әниләр – балалары игътибарга һәм кайгыртуга лаек булган әниләр. Гүзәл затлар үзләренең сәләтләрен күрсәтте, тапкырлыкта ярышты, конкурс сорауларына җавап бирделәр. «Күпбалалы һәм бәхетле» номинациясендә җиңүче – Гөлнара Галиева, «Бергә атларга күңелле» номинациясендә – Евгения Чернова, «Алтын йөрәк» - Марина Гришанина, «Океан позитива и любви» номинациясендә Татьяна Бормотова җиңүче булды. Ә бәйгенең төп җиңүчесе – Гүзәл Камалиева. Аларга барысына да дипломнар, призлар тапшырылды.

Чара барышында иҗади номерлар белән «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 14нче Лениногорск мәктәбе» укучылары чыгыш ясады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Потапова поднялась на одну позицию в рейтинге WTA






Nature Physics: Квантовый компьютер смоделировал теоретический конец света

В России могут составить список разрешенных имен для новорожденных

Москвичам рассказали, где в городе можно покататься на коньках в любую погоду

У великой Тарасовой вымогали деньги прямо на похоронах отца! За что с нее просили 5000 долларов?