Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

«Ак Барс» хоккейчылары тренерның юбилей матчында Мәскәү командасын отты

0

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасын 5:4 исәбенә җиңде. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Әлеге уен «Ак Барс» тренеры Әнвәр Гатиятуллин өчен 400нчесе булды, ә һөҗүмче Семён Кошелев Континенталь хоккей лигасында 500нче матчын үткәрде.

«Динамо» составында уйнаучы Артём Михеев та бүген КХЛда 400нче уенын үткәрде, хәзер Мәскәү командасында уйнаса да, ул Казан хоккей мәктәбе шәкерте.

Боз сараенда тамашачылар арасында «Ак Барс»ның элекке тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та бар иде. «Динамо» да аның өчен чит команда түгел, ул анда уйнаган да, тренеры да булган. Танылган тамашачылар арасында бүген Салават Фәтхетдинов та булды.

Беренче периодның унберенче минутында исәп ачылды. «Динамо» һөҗүмчесе Максим Джиошвили алканы капка артыннан бәрде дә, ул, «Ак Барс» һөҗүмчесенә тиеп, Казан командасы капкасына керде (0:1). Ундүртенче минутта Дмитрий Рашевский «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (0:2).

Икенче периодның сигезенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Барабанов гол кертте (1:2). Унберенче минутта Никита Буруянов Мәскәү командасын тагын бер алкага алга чыгарды (1:3).

Ундүртенче минутта алка «Динамо» капкасына керде. Капкачы, Казан командасына кичектерелгән штраф бирелә дип уйлап, капкасын ташлап, эскәмиягә таба юнәлде, тик алай килеп чыкмады, Илья Сафонов, әлеге ялгышудан файдаланып, алканы буш калган капкага кертеп куйды (2:3). Уналтынчы минутта исәп тигезләште, голны Артём Галимов кертте (3:3).

Өченче периодның икенче минутында «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер команданы алга чыгарды (4:3). Дүртенче минутта Александр Барабанов икенче алкасын кертеп дубль ясады (5:3). Унҗиденче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Никита Гусев гол кертте (5:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Арефьев);
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
  • Жулин – Комков – Кошелев, Лучнвников – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов), Князев.

«Динамо»

  • Миска (Моторыгин);
  • Гусев – Уил – Пакетт, Готовец – Менелл;
  • Кудрявцев – Ильенко – Гуськов, Пыленков – Сергеев;
  • Комтуа – Михеев – Рашевский, Адамчук – Ожиганов;
  • Джиошвили – Швец-Роговой – Буруянов (Римашевский), Кудашов.

«Ак Барс»ның киләсе уены Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә узачак. «Витязь» командасына каршы матч 6 декабрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Александр Зверев и Хольгер Руне сыграют на турнире ATP-500 в Рио-де-Жанейро






Отходы в красивой банке: названы марки кофе, которые лучше не покупать даже по большой скидке

Врач Крашкина объяснила, как игнорировать сообщения в Сети, не разрушая отношения

Фиги на ногах. Московские врачи помогли пациентке «расплести» кривые пальцы

Мизансцены Великой Памяти: фотограф из Башкирии показал “Вестям” редкие фото героев Победы