Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Татарстан бер елда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 294 Сабантуй үткәргән

0

Быел Татарстан 294 Сабантуй оештырды, шул исәптән 234 бәйрәм Россиянең 46 төбәгендә һәм 60 чара 22 якын һәм ерак чит илләрдә узды. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

«Бөтендөнья татарларының яраткан милли бәйрәме Сабантуй татарларның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру формаларының берсе булып тора», – диде министр урынбасары.

Киләсе елда республика беренче Урта Азия Сабантуен Ташкентта уздырырга планлаштыра, дип өстәде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев.

Аның сүзләренчә, 2026 елда федераль Сабантуй Омск өлкәсенең Әшеван авылында узачак. Ул әлеге торак пунктның 800 еллыгына багышлана.

«Иң борынгы татар авылы Әшеванга 2026 елда 800 ел тула. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко 2026 елда анда федераль Сабантуйны уздыру турында карар кабул итте», – дип билгеләп үтте вице-премьер.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Рыбакина и Путинцева узнали свои места в новом рейтинге WTA






Жуткие преступления маньяка Игоря Иртышова: от детства в интернате до серийных убийств

Ефимов рассказал о рекордном объёме строительства офисов в Москве в 2024 году

Выставка Hi-Tech Building пройдет 15-16 апреля в Москве

Юрия Николаева выписали из больницы: “Сейчас меня уже ничего не беспокоит”