Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Путин Россиядә протезлау үзәкләренең санын арттырырга вәгъдә итте

0

Россиядә протезлау һәм реабилитацияләү буенча 240 махсуслаштырылган үзәк ачылган, аларда берничә мең белгеч эшли. Әмма бу сан җитәрлек түгел, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин башкаланың «ЦИТО» АҖендә дәвалану һәм тернәкләндерү узучы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу вакытында. Хәрбиләр белән әңгәмәдән өзек Кремль телеграм-каналында чыкты.

«Алар катастрофик рәвештә җитми, шуңа күрә әзерлек программасын ясарбыз һәм әлбәттә, бөтен ил буенча иң яхшы тәҗрибәләрне таратачакбыз», — дип планнары белән уртаклашты дәүләт башлыгы.

Ул искәрткәнчә, «ЦИТО»ның бөтен ил буенча 100дән артык филиалы ачылган. Әмма бу сан протезлауга мохтаҗларны тәэмин итү өчен җитәрлек түгел.

Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренчә, ил буенча шулай ук катлаулы протезлауның 46 стационары эшли. Аларның эшен махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗларын исәпкә алып җайлаштырырга һәм бу системаны алга таба үстерергә кирәк.

«Территория буенча зуррак һәм киңрәк булуы кирәк. Программа кирәк», - дип җавап бирде Владимир Путин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина вышла в полуфинал турнира в Абу-Даби, с трудом одолев Онс Жабер






Аналитики перечислили самые популярные рецепты пиццы у россиян

В Москве умер 17-летний парень после успешной операции по пересадке костного мозга

День работника гражданской авиации: история, традиции и поздравления

«Известия»: менеджеры Климовского патронного завода вымогали у работников премии